

Бөре шәһәренең тарихи үзәгендә урнашкан Ленин урамын озакламый икенче төрле әнә шулай “Осталар урамы” дип тә атап йөртә башларлар әле...
В. Путинның “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында шәһәрдә зур төзекләндерү эшләре алып барыла. Мәсәлән, Ленин урамын яңарту, аны халык рәхәтләнеп ял итә алу урынына әверелдерү өчен бар халык тавыш биргән. Биредә урнашкан Бөренең тарихи музеен, Агыйдел яр буен, Покров мәйданын һ.б. җирлекләрне берләштереп, бер уңайлы комплекс ясау яклы алар. Боларның барсын да берләштерүче булып Ленин урамы торачак, анда әгегә кадәр купецлар төзелешләре сакланып калган. Проректировщиклар һәм шәһәр халкы шәһәрнең нәкъ менә купецлар шәһәре икәнен ассызыкларга телиләр.
Төзекләндерү эшләре язын башланган да инде.
Фото: Башинформ.