Милли проектлар
20 июнь 2022, 05:50

Шатлык килде авылга

Кыйгы районы Йосып авылында яңа, заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Шатлык килде авылгаШатлык килде авылга
Шатлык килде авылга

 

Кыйгы районы Йосып авылында яңа, заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Яңа ФАП “Сәламәтлек саклау” милли проекты, “Беренчел медико-санитар ярдәм күрсәтү системасы үсеше” төбәк проекты кысаларында эшләнде.

Бу вакыйганы җирле халык зур түземсезлек белән көтте. Авылда 330 кеше, шул исәптән 55 бала яши.
64,4 кв. метр мәйданлы бинада персонал һәм пациентлар өчен барлык шартлар да тудырылган. Аерым фельдшер кабинеты, прививкалар кабитнеты, карау кабинеты, көтү өчен бүлмә бар. Мөмкинлеге чикләнгән кешеләр һәм өлкәннәр өчен пандус көйләнгән.
Фельдшер-акушерлык пунктында Эльмира Камаева эшләячәк.

Агымдагы елда Кыйгы районында тагын өч яңа ФАП төзү планлаштырыла.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас