

Русия Президенты Владимир Путин указы белән тормышка ашырылучы “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты безнең республикада уңышлы тормышка ашырыла.
Күптән түгел Франциянең Марсель шәһәренә бер тоннадан артык башкорт балы озатылган.
Төбәктәге “Россельхознадзор” матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Франциягә бал озату соңгы елларда беренче тапкыр оештырылган. Экспортка хокук алу өчен Башкортстан предприятиесе сертификациянең барлык кирәкле процедураларын үткән һәм «Цербер» экспортерлар реестрына кертелгән.
"Йөк төяп озатыр алдыннан гомум авырлыгы 1020 килограмм булган барлык партия тикшерелде, ә алынган бал үрнәкләре лаборатор тикшеренүләр үтте. Әлеге тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча татлы продукциягә 5G формасындагы экспорт ветеринария сертификаты һәм ЕС сертификаты тапшырылды», — дип хәбәр итә ведомство.