

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар" милли проектына ярашлы спорт обьектларына алып барган юлларга аеруча зур игьтибар бүленә. "Кешеләрне стадионнарга һәм спорт мәктәпләренә алып барган юллар уңайлы булырга тиеш",- ди Башкортстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.
Массакүләм спортны үстерү турыдан-туры инфраструктураның, шул исәптән транспортның модернизациясе белән бәйле. Әлеге вакытта обьектларда актив ремонт эшләре алып барыла. Юлчылар иске асфальтны яңасына алмаштыра, техник полосалар ясый, тротуарларны ремонтлый.
2022 елда Башкортстан Республикасында милли проект кысаларында 102 обьектта 210 чакрым юлны норматив хәлгә китерү планлаштырыла.
Чыганак: Минтранс РБ