

Яңа корылмалар куела.
Башкортстанның Чакмагыш районының Иске Калмаш авылы мәктәбендә "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында физкультура корылмалары урнаштырыла.
"Һәр баланың уңышы" федераль проектына кергән «Мәгариф» проекты кысаларында мәктәпнең спорт мәйданында «Жим от груди», «Гребная тяга» кебек тренажерлар, эллиптик «Воркаут», «Лабиринт», «Турник 3 уровневый» кебек корылмалар урнаштырыла.
«1 сентябрьдә укучыларның яңа спорт корылмаларында шөгыльләнү мөмкинлеге булачак. Аларда спорт белән кызыксыну тагын да артыр, дип ышанабыз!"- ди методист Әхмәдуллина Ләйсән Хәниф кызы.