Милли проектлар
17 июнь 2022, 03:28

Җәйге ял файдалы уза

Бу җәйне “Пилот” лагере тәрбияләнүчеләре озак искә төшерәчәк.

Җәйге ял файдалы узаҖәйге ял файдалы уза
Җәйге ял файдалы уза

"Мәгариф" милли проекты кысаларында, Октябрьский шәһәрендәге балалар һәм яшьләр үзәгендә балалар лагере оештырылды.

"Пилот" лагеренда балалар яхшы ял итәләр. Алар инде яраткан шәһәренең паркларында һәм мәйданнарында йөрергә, музыкаль спектакль карарга да өлгергән.

-10 июньдә без патриотик белем бирү үзәгендә булдык."Төньяк бүреләре" клубында фехтование нигезләрен өйрәндек, ​​урта гасыр сугышчылары формаларының реконструкцияләрен карадык, Бөек Ватан сугышы музеенда, локаль сугышлар музеенда, заманча кораллар күргәзмәсендә, хәрби техника модельләре күргәзмәсендә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәнү үзәгендә булдык. Безгә бик ошады, дип балалар үз тәэсиротлары белән уртаклашалар.

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас