Милли проектлар
17 июнь 2022, 03:26

“Экология” милли проектына өстәмә акча бүленә

Башкортстан көнкүреш калдыкларын аерып җыю контейнерларына субсидия алачак.

“Экология” милли проектына өстәмә акча бүленә“Экология” милли проектына өстәмә акча бүленә
“Экология” милли проектына өстәмә акча бүленә

Башкортстан көнкүреш калдыкларын аерып җыю контейнерларына субсидия алачак. Русия хөкүмәте карары белән төбәкләргә субсидия 500 миллионнан 1,5 миллиард сумга кадәр арттырылды, дип хәбәр итә Республика Экология министрлыгы.

"Узган ел регионнарга калдыкларны аерым җыю контейнерлары сатып алу өчен 1 миллиард сум бүлеп бирелгән, бу 62,8 мең контейнер сатып алырга мөмкинлек биргән. Быел без 500 миллион сум күләмендә финанслауны тәэмин иттек, соңрак аны 1,5 миллиард сумга кадәр арттырдылар. Бу ким дигәндә 77 мең контейнер сатып алырга һәм урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк”, ди Табигать ресурслары министрлыгы башлыгы Александр Козлов.

Субсидия 43 регионга биреләчәк һәм төбәк хакимияте белән килешү сентябрьгә кадәр төзелергә тиеш.

Эш "Экология" милли проекты кысаларында алып барыла. Президент Владимир Путин исеменнән тормышка ашырылган милли проект 2024 елга калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү өчен 220 яңа заманча комплекс төзүне үз эченә ала. Барлык чүп-чар аерылып аның яртысы эшкәртүгә җибәреләчәк. Әлеге вакытта калдыкларның уннан бере генә эшкәртелә.

Чыганак: gtrk.tv

Фото: gtrk.tv

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас