Милли проектлар
17 июнь 2022, 03:19

Арт – обьектлар арта

Дүртөйледә яңа сәнгать объекты булачак.

Арт – обьектлар артаАрт – обьектлар арта
Арт – обьектлар арта

Сәнгать мәктәбе укучылары “Зерно”  паркын бизәячәк, яңа сәнгать объекты өчен образлар булдыру өстендә эшләделәр. Аларның тәкъдимнәре рәсемнең нигезен тәшкил итәчәк. "Мин Дүртөйле" урам сәнгате фестиваленең беренче чарасы 9 июньдә үткәрелде. Ул "Торак һәм шәһәр мохите" милли проектының аерылгысыз өлеше булган шәһәрдә уңайлы мохит булдыруга юнәлтелгән.

Чарада 60 бала командаларга берләшеп һәрберсе үз рәсемен ясады. Нәтиҗәдә барлыгы 6 әсәр алынды. Командаларга Дүртөйле сәнгать мәктәбе, Балалар иҗаты үзәге, Гаилә үзәге, шәһәр хакимиятенең яшьләр бүлеге һәм Исмаил сәнгать мәктәбе укытучылары булышты.

"Яшь сәнгать осталары эшләрен җирле билгеле рәссамнарга тәкъдим иттеләр, алар җитәкчелегендә рәсемнәр 3 киндер призмасына күчереләчәк", - дип билгеләп үттеләр оештыручылар.

17 июньдә 12.00 сәгатьтә урам фестиваленә барысын да үз күзләрегез белән күрергә килегез.

Чыганак: gtrk.tv

Фото: gtrk.tv

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас