Милли проектлар
16 июнь 2022, 05:57

Хатын-кызлар өчен кәнәфи

Иң мөһиме – сәламәтлек. 

Бүздәк районының үзәк дәваханәсенә яңа медицина корылмасы – гинекология урындыклары кайтарылган.

Ике креслоның гоумум суммасы 120 мең сум булган. Аларны ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында сатып алганнар.

Дәваханәнең баш табибы Айрат Хаҗиев әйтүенчә, хатын-кызлар гинекология юнәлеше буенча сәламәтлекләрен даими тикшертеп торырга тиеш. Үз вакытында ачыкланган чирләрне дәвалавы күпкә җиңел һәм отышлы, ди ул.

Яңа креслолар Сабанай һәм Никольский фельдшер-акушерлык пунктларында урнаштырылган.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас