Милли проектлар
16 июнь 2022, 06:19

Былтыр төзелгән ФАПны быел гына ачканнар

Ни өчен?

https://bash.newshttps://bash.news
https://bash.news

Туймазы районының Алексеевка авылында июнь уртасында яңа фельдшер-акушер пункты ачылды.

Ул ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысалырында төзелгән.

ФАП бинасын узган ел ук төзеп беткәннәр. Әмма медицина ярдәме күрсәтүгә лицензияне быел гына ала алганнар, дип хәбәр итәләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.

Яңа пункт Алексеевка һәм Имән-Күпер авыллары халкын хезмәтләндерәчәк. Аларда барлыгы 167 кеше яши.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас