

“Безнең хәстәрлек” район оператив штабы волонтёрлары Калтасы районында яшәүче өлкәннәргә ярдәм күрсәтүне дәвам итә.
Аларның эшчәнлеге “Мәгариф” милли проектының “Социаль активлык” төбәк проекты кысаларында оештырылган. Әлеге проект остазлык үсеше өчен шартлар тудыруга, иҗтимагый башлангычлар һәм проектларга ярдәм күрсәтүгә, балалар һәм яшьләрнең сәләтләрен, талантын ачыклау һәм үстерүгә багышланган.
#Мы вместе” бер-береңә ярдәм күрсәтү акциясенә ярашлы, волонтерлар катлаулы тормыш шартларына дучар булганнарга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә.
Чыганак: gtrk.tv