Милли проектлар
15 июнь 2022, 06:00

Җиңүчеләрнең берсе булган

300 меңнән артык Грант акчасы откан. 

belebey-mr.rubelebey-mr.ru
Фото:belebey-mr.ru

Бәләбәй шәһәренең балалар бүлеге булган 3 санлы биләмә китапханәсе “Мәгариф” милли проекты кысаларында Президент Грантлары Фондының Икенче конкурсы җиңүчеләренең берсе булды.

Китапханә нигезендә декоратив сәнгать һәм халык кәсепләре осталары иҗатын популярлаштыру максатында заманча һәм уңайлы киңлек булдырылган.

300 750 сум күләмендәге Грант “Живица арт-студиясе” проектын тормышка ашыруга юнәлтеләчәк. Берничә гасыр артка чигенеп, халык кәсепләре барлыкка килү чорына алып кайтачак.  

Арт-студиядә балалар Русия  халыкларының мәдәни традицияләре хакында беләчәк, художестволы сурәтләр төрләре белән танышачак, декоратив сәнгать төрләрен аерырга өйрәнәчәк.

Чыганак: belebey-mr.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас