

Бөре суүткәргече – шәһәр хуҗалыгының иң таушалган объектларының берсе. Аварияләр еш теркәлә, эчәр су сыйфаты да шактый сораулар тудыра. Бөре шәһәре республика һәм федераль чыганаклар исәбенә су белән тәэмин итүнең яңа объектлары төзеләчәк торак пунктлар исемлегенә кергән. Су объектларына килгәндә, иң элек чистарту станциясе һәм су алу җайланмасы күз уңында тотыла.
Бүгенге көндә подрядчы оешмалар 23-27 метр тирәнлектәге скважиналар (аларның гомум саны –12) бораулау эшләрен төгәлли. Скважиналарны махсус пвильоннар белән саклау каралган. Скважиналардан чистарту станциясенә махсус торбалар сузылачак.
Әлеге эшләр “Экология” милли проектына ярашлы башкарыла.
Чыганак: bashinform.ru