

Ватанга мәхәббәт тәрбияләнә.
Аскын районының Солтанбәк авылы мәктәбенең “Елмаю” көндезге ял лагеренда Русия көненә багышланган чаралар үтте.
Ул В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” һәм “Демография” гомумдәүләт проектлары кысаларында үтте.
Анда «Минем ватаным - Русия» темасына әңгәмә кордылар. Балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырылды.
Укучылар Русиянең символлары: гербы, флагы һәм гимны турында мәгълүмтлы булды.
Элина Шәрип кызының РФ Конституциясе турында чыгышы кызыклы булды.
«Болар барысы да туган ил дип атала» интеллектуаль викторинасы мавыктыргыч һәм җанлы үтте.
Чара « Минем Русия – Зур ил» дип аталган квест-уен белән тәмамланды.