

Әлшәй районы үзәк дәваханәсенә заманча МАММОСКАН маммографы кайткан. Аның бәясе 12 850 000 сумлык.
Бу кыйммәтле аппарат ил Президенты Владимир Путинның май указы белән барлыкка килгән "Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында барлыкка килгән. Цифрлы маммограф сөт бизе яман шеше, күкрәктәге башка онкологик авыруларын иртә ачыклау өчен, күкрәк бизенең рентген сурәтләрен алу өчен билгеләнгән заманча цифрлы маммография системасы булып тора.
- Цифрлы маммография цифрлы детекторда рентген нурларын терки. Аннары рентген нурлары электрон сигналларга әверелә, алар аны компьютерга тапшыра. Нәтиҗәдә, шул югары сыйфатлы сурәтләрне табиб махсус мониторда күрә, - дип сөйләгән Раевка хастаханәсенең баш табибы Рафаэль Сәяпов.