Милли проектлар
9 июнь 2022, 19:29

Күмертау колледжында укулар башланды

Квалификация күтәрү курслары анда түләүсез.

Күмертау колледжында укулар башландыКүмертау колледжында укулар башланды
Күмертау колледжында укулар башланды

Ил Президенты Владимир Путинның май указы ярдәмендә барлыкка килгән «Демография» милли проекты һәм аның «Эшкуарлыкка ярдәм итү» федераль проекты кысаларында «Мәктәпкәчә тәрбия», «Физик культура, спорт һәм фитнес» компетенцияләре буенча яңадан әзерләүгә, һөнәри белем алуга һәм квалификация күтәрү курсларына түләүсез укулар башланды. WorldSkills программалары буенча курслар Кумертау педагогика көллияте укыту үзәге базасында узачак. БРның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин, аерым категория гражданнарга һөнәри белем һәм өстәме һөнәри белем бирүне оештыру программасы 2024елга кадәр исәпләнгән, дип сөйләде. Министр сүзләренчә, аның төп максаты - халыкка үз квалификацияләрен күтәрергә, һөнәрләрен алмаштырырга ярдәм итү, хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелекне һәм һөнәри мобильлекне тәэмин итүче булган белемнәрне, компетенцияләрне һәм күнекмәләрне үстерү. Укулар 2022 елның 15 декабренә кадәр дәвам итәчәк, уку өчен гаризаны «Русиядә эш» порталы аша бирергә мөмкин: https://rabota.bashkortostan.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас