

Стәрлебаш районы үзәгендәге балалар иҗат йортында технопарк эшли. Стәрлебаш укучылары өчен «Виртуаль һәм чынбарлык», «Аэрогеоинформатика» һәм «Башкортстан Кванториумы» Республика балалар белем бирү технопаркының педагог-остазлары тарафыннан робот техникасы буенча мастер-класслар оештырылган. Шулай итеп, балалар җәйге каникулларыг күңелле һәм файдалы итеп уздыралар.
-Технопарк 10 июньгә кадәр эшләячәк. Ил Президенты Владимир Путинның май указы белән барлыкка килгән «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында эшли ул. Мондый чараларның үтүе уку программаларын җиңелрәк үзләштерергә, яңа алымнар һәм технологияләр кулланып, белем бирү сыйфатын яхшыртырга ярдәм итә, - дип хәбәр иткән социаль челтәрдә Стәрлебаш районы башлыгы Рөстәм Рахмагулов.