Милли проектлар
10 июнь 2022, 09:38

Бүздәк дәваханәсенә ингаляция аппараты кайтты

Аны теләсә нинди катлаулы операцияләр вакытында да куллана алачаклар.

Бүздәк дәваханәсенә ингаляция аппараты кайттыБүздәк дәваханәсенә ингаляция аппараты кайтты
Бүздәк дәваханәсенә ингаляция аппараты кайтты

Бүздәк район дәваханәсе яңа медицина корылмасын алды.

Владимир Путинның май указы белән расланган «Сәламәтлек саклау» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, Бүздәк дәваханәсенә МАИА – 01 анестезиясенең күп функцияле ингаляция аппараты тапшырылды.

МАИА-01- анестезиология, реанимация, интенсив терапия бүлекләрендә бер яшьлек балалардан башлап өлкәннәр өчен куллана алалар. Әлеге җиһаз үпкәләрне ясалма вентиляция белән тәэмин итү һәм аның параметрларын мониторинглау белән теләсә нинди катлаулы хирургик операцияләр вакытында ингаляцион анестезия үткәрү, шулай ук пациент организмының яшәү өчен мөһим функцияләрен (артериаль кан басымы, температура һ.б.) үткәрү өчен билгеләнгән.

МАИА-01 яңа аппаратында "Анестезиология һәм реаниматология" белгечлеге буенча сертификаты булган белгечләр эшли, шул исемлектә табиблар анестезиолог-реаниматологлар да бар. Җиһазлар Бүздәк хастаханәсе хирургия бүлегенең операция блогында урнаштырылган һәм быел 30 майда файдалануга тапшырылган.

Фото: 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас