Милли проектлар
9 июнь 2022, 04:51

Табибларга зур рәхмәт!

“Безнең өчен һәр гуманитар ярдәм бик зур мәгънәгә ия!”

Табибларга зур рәхмәт!Табибларга зур рәхмәт!
Табибларга зур рәхмәт!

“Безнең өчен һәр гуманитар ярдәм бик зур мәгънәгә ия!”

 

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Красный Лучтагы Княгининская киң профильле үзәк дәваханәсендә табиблар белән очрашты. Төбәк җитәкчесе Башкортстанннан килгән медицина хезмәткәрләре белән аралашты.

Безнең 22 белгеч өч күчмә медицина модулендә эшли.

Бу – мобиль поликлиника, балалар стоматологиясе, кардиология модуле. Реанимация автомобиле дә әзер тора.

Башкортстан табиблары луганский авылларына һәм шәһәрләренә дә чыгып, урында ярдәм күрсәтә.

 «ЛНРда безнең юл төзүчеләр эшли, тиздән инженерлар килеп җитәчәк, әмма табибларга сорату барыннан да зуррак. Барысына да рәхмәтемне һәм хөрмәтемне җиткерәм. Үзегезне саклагыз! Сезнең хезмәт командировкасын оештыруда Башкортстан барысын да эшләр», – диде Радий Хәбиров.

Красный Луч кешеләре белән аралашканда Радий Хәбиров  күрсәтелгән медицина ярдәменең сыйфаты белән кызыксынды.

Шәһәр кешеләре бөтен башкортстанлыларга шундый       катлаулы вакытта күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерде.

 «Безнең өчен һәр гуманитар ярдәм бик зур мәгънәгә ия, – диде алар. – Ә сезнең медицина хезмәткәрләренең килеп, ярдәм итүе бәяләп бетергесез». “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында безнең медицина учреждениеләре заманча җиһазландырылуга иреште. Ә бүген ул эшләр бик мөһим нәтиҗәләр бирә.

Табибларга зур рәхмәт!
Табибларга зур рәхмәт!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас