Милли проектлар
9 июнь 2022, 05:30

“Студентлар язы” фестивале үтте

Кемнәр җиңде? Безнекеләр!

“Студентлар язы” фестивале үтте“Студентлар язы” фестивале үтте
“Студентлар язы” фестивале үтте

Кемнәр җиңде? Безнекеләр!

 

«Русия студентлар язы» Бөтенрусия фестивале Чиләбедә үтте. Анда илнең 60 төбәгеннән 200дән артык студент катнашты.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча,  Нефтекама нефть колледжы II Милли премия лауреаты булды. Алар һөнәри белем бирү оешмалары арасында иң яхшы иҗади эшчәнлек алып баручылар буларак танылып,  җиңүче булып чыкты.

 «Инструменталь сәнгать» юнәлешендә Нефтекама нефть колледжы студенты Альберт Халиков «Кыллы инструментлар»  номинациясендә 3 дәрәҗә лауреаты булды. Ул «Memories»ны башкарды, дип хәбәр итәләр төбәк мәгариф министрлыгында. “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында узган бу чара яңаларның берсе.

 

Фото: Көньяк урал панорамасы.

“Студентлар язы” фестивале үтте
“Студентлар язы” фестивале үтте
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас