Милли проектлар
9 июнь 2022, 03:57

Күңгәк юллары такыр булыр

25нче майдан соң...

Күңгәк юллары такыр булырКүңгәк юллары такыр булыр
Күңгәк юллары такыр булыр

25нче майдан соң...

 

 Аскын-Күңгәк юлын төзекләндерү эшләре майның 25еннән соң башлана.

Күбияз белән Үрмияз авыллары арасында төзекләндерелүче участокта күчмә утырышта катнашучылар шулай карар иткән. Эш В.Путинның май указларына ярашлы эшләп килүче “Сыйфатлы һәм имин автомобиль юллары”проекты кысаларында алып барылачак.

Күчмә утырышта район башлыгы Динис Йосыпов, Республиканың юл төзелеше хуҗалыгы идарәлеге җитәкчесе Артем Шахмалов

«Башкиравтодор», «БашАльянсСтрой» оешмалары вәкилләре катнашты.

Һава шартларына бәйле рәвештә, юл төзү эшләре агышы бераз күчте. Эш графигы бу җомагага төзеләчәк.

 25 июннән соң «Башкиравтодор» юл төзү эшенә тотыначак.

 «БашАльянсСтрой» җир катламы әзерләү эшләрен шушы көннәрдә башлаячак.

"Быел без  тагын 4,5 чакрым юл төзекләндерәчәкбез, узган елда 5 чакрым арада асфальт салынды. Гомумән, 10,4 чакрым юл төзеләчәк. Объектка 114 млн сум акча тотыла", — диде район хакимияте башлыгының төзелеш һәм тормышны тәэмин итү буенча урынбасары  Анатолий Щербинин.

Күчмә утырышта катнашучылар Кашка авылындагы күперне дә карады. Аны капиталь төзекләндерү эшенә «Газгеология-Уфа» оешмасы 2000 елда ук тотынган иде инде. Быел июль ахырына эшләр тәмамланырга, күпер кулланылышка тапшырылырга тиеш.

 

 

 

 

 

Күңгәк юллары такыр булыр
Күңгәк юллары такыр булыр
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас