Милли проектлар
8 июнь 2022, 02:00

Медицина ярдәме үзе килә

Башкортстан районнарында “Сәламәтлек поезды” йөри.

Медицина ярдәме үзе киләМедицина ярдәме үзе килә
Медицина ярдәме үзе килә

6 июньнән "Сәламәтлек поезды" Борай районы авылларында медицина ярдәме күрсәтә. Чара "Сәламәтлек" милли проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә.

Күчмә сәламәтлек үзәкләре һәм тар белгечлек табиблары коллективы “Сәламәт республика - сәламәт төбәк” акциясе кысаларында Башкортстанның ерак торак пунктларына кадәр барып җитәләр. Авыруларны кабул итү беренче килү, беренчел хезмәт күрсәтү тәртибендә үткәрелә. Килүчеләрнең үзе белән паспорты, полисы һәм СНИЛС ы булырга тиеш.

Ел саен үткәрелә торган акция быел 18 апрельдә халык арасында диагностик ярдәм күрсәтү һәм хроник авыруларны иртә ачыклау максатыннан башланды. “Сәламәтлек поезды” нда флюорография, УЗИ, невролог, ЛОР - табибы, офтальмолог аша узарга, ЭКГ ясатырга, кан анализы тапшырырга һәм прививка ясатырга мөмкин.

Чыганак:gorobzor.ru

Фото:gorobzor.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас