

Уку кабинетлары интерактив такталар белән баетылган, ноутбуклар һәм музыкантлар өчен банкеткалар сатып алынган. Фортепиано классы берьюлы берничә уен коралына баеган. Биредә “Н. Рубинштейн” һәм “М. Глинка” фортепьянолары һәм “Мелодия” өч фортепьяносы алынган.
Халык уен кораллары клавиша гуслялары, концерт балалайкасы, концерт гитаралары, Ballone Burini баяны, барабан комплектлары, ксилофон белән тулыландырылган.
Балалар музыка мәктәбе директоры Тәнзилә Җиһаншина әйтүенчә, яңа уен кораллары - мәктәпнең 700дән артык тәрбияләнүчесе өчен зур бүләк. Быел гыйнварда уку йортының педагогик коллективы “Умырзая” халык уен кораллары оркестрын оештырган.