

Караидел авылының Ленин исемендәге урамындагы балалар мәйданчыгы балалар һәм үсмерләрне юл хәвефсезлеге нигезләренә өйрәтү максатыннан чыгып төзекләндерелә. Матур итеп җиһазландырылачак автошәһәрчектә кечерәйтелгән чын юлның бөтен элементлары да булдырылачак: юл билгесе сызылган машиналар юлы, көйләнүче һәм көйләнмәүче җәяүлеләр юл күчешләре, урам чатлары, тротуарлар, җәяүлеләр юлы, юл билгеләре һәм эшләүче светофорлар булдырылачак. Эшләр 2022 елның 1 октябренә төгәлләнергә тиеш.
Чыганак: БРның Караидел районы хакимияте.