+21 °С
Болытлы


Президент карары 6 июньдә хокук мәгълүматының рәсми интернет-порталында дөнья күрде.
Уфаның 5 санлы дәваханәсе шәфкать туташы Минзилә Батталова, Уфа шәһәре 50 нче санлы поликлиникасының өлкән шәфкать туташы Рита Рәхимова, башкаланың 8 санлы дәваханәсе табибы Лариса Сайранова югары һөнәри осталыклары, коронавирус инфекциясе эпидемиясе (COVID-19) чорында медицина ярдәме оештырулары һәм күрсәтүләре өчен Русия Федерациясе президентының Почет грамотасына лаек булдылар.