

2018 елда Владимир Путин булдырган “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм” милли проектын тормышка ашыру максатыннан үткәрелгән эшкуарлык сәгатендә мөгезле эре терлек үрчетү проекты каралды. Бу проект белән башлап җибәрүче эшкуар мөрәҗәгать итте.
–Балачактан эшкә өйрәнеп үстем. Үземне белә-белгәннән бирле әти-әниемнәр гел мал асрады, ә без, балалар, ярдәм итә, шул ук вакытта хуҗалык эшләренә өйрәнә идек, – ди крестьян-фермер хуҗалыгы ачу башлангычы белән янган ир. – Хәзер минем гаиләм бар, ике балам үсеп килә, хуҗалык та тотам. Кош-корт тотабыз, үгезләр асрыйбыз. Әмма акрынлап алга барырга кирәк, шуңа авыл хуҗалыгы белән ныклап шөгыльләнә башларга дигән карарга килдем. Вахта ысулы белән эшләп тә арыдым. Гаиләм янында буласым килә.
Әлеге вакытта башлаучы эшкуарның шәхси хуҗалыгында 5 баш эре мал исәпләнә. Ул сөтчелек юнәлешен сайлаган. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрен амбар төзелешенә рәсмиләштерергә җыена. Вариантлар да сайлаган инде. Шорохово авылыннан ерак түгел аңа 30 га җир тәкъдим ителгән. Мөрәҗәгать итүче сүзләре буенча, якын киләчәктә ул тагы 50 га җир рәсмиләштерү нияте белән яна. Бодай чәчәргә, печән чабарга планлаштыра.
Чыганак: askino.bashkortostan.ru