+20 °С
Болытлы


Толбазының үзәк дәваханәсенә “Ренекс Ф5000” санлы флюорография аппараты кайтарганнар.
Ул моңа кадәр 2006 елдан алып эшләгән иске корылманы алмаштырачак. Аппарат ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында сатып алынган.
“Бу флюорография корылмасы ярдәмендә күкрәк читлеге органнарының төрле авыруларын башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкин. Заманча аппарат медицина хезмәткәрләренең эшен күпкә җиңеләйтә”, – ди дәваханәнең баш табибы Роберт Иштуков.