Милли проектлар
3 июнь 2022, 10:44

“Яшел эшләр марафоны”на кушыл!

5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне кысаларында “Яшел эшләр марафоны” дип аталган Бөтенрусия экологик акциясе узачак.

“Яшел эшләр марафоны”на кушыл!“Яшел эшләр марафоны”на кушыл!
“Яшел эшләр марафоны”на кушыл!

5 июньдә Бөтендөнья әйләнә-тирә мохитне саклау көне кысаларында “Яшел эшләр марафоны” дип аталган Бөтенрусия экологик акциясе узачак. Аның төп максаты – экологик гражданлык активлыгын күтәрү һәм гражданнарны әйләнә-тирәлекне саклау чараларына җәлеп итү.

   Башкортстан бу көнне киңкырлы итеп үткәрергә планлаштыра. Чарага башкарма власть, җәмәгать органнары вәкилләре, экологлар, волонтерлар һ.б. битараф булмаган кешеләр кушылачак.

   -Экология турында кайгырту төбәкнең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Безнең республика бу җәһәттән һәрчак әйдәүче позицияләрне били. Мондый экопроектлар  гражданнарның экологик аңын үстерә һәм халыкның яшәү сыйфатын һәм культурасын күтәрергә ярдәм итә,- ди бу уңайдан БР табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Нияз Фазылов.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас