Милли проектлар
3 июнь 2022, 10:50

“Уйлап бала тап”

Бүген җир шарында яшәүче бала табу яшендәге (15-49 яшь) 1,9 миллиард хатын-кыз гаиләне планлаштыру өлкәсендәге хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ икән. Шуларның 842 миллионы контрацепция чараларын куллана, ә 270 миллион чамасының моңа мөмкинлекләре юк.

“Уйлап бала тап”“Уйлап бала тап”
“Уйлап бала тап”

                  “Уйлап бала тап”

Бүген җир шарында яшәүче бала табу яшендәге (15-49 яшь) 1,9 миллиард хатын-кыз гаиләне планлаштыру өлкәсендәге хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ икән. Шуларның 842 миллионы контрацепция чараларын куллана, ә 270 миллион чамасының моңа мөмкинлекләре юк.

    Шул ук вакытта күп гаиләләр төрле сәбәпләр аркасында бәби табуны соңрак вакытка калдыра, ә вакыты җиткәч... аларның бу бәхетне татый алмау куркынычы килеп туа. Башкортстаныбызда хатын-кызларның һәм ирләрнең репродуктив сәламәтлеге буенча нинди проблемалары бар икән? Аларны ничек хәл итәргә? Менә шул һәм әлеге темага кагылышлы башка күп сорауларга җавап табарга булышты миңа күптән түгел Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе мәйданында узган “Уйлап бала тап” дип аталган фәһемле зур чара.

   “Уйлап бала тап” проекты яшь буында гаиләгә, үзләренең саулыгына, бала табуны планлаштыруга дөрес караш тәрбияләү, хатын-кызларга һәм ир-егетләргә социаль, психологик ярдәм күрсәтү һәм башка бихисап максатларны тормышка ашыру максатында барлыкка килгән.Проектның җитәкчесе, БР Җәмәгать палатасы әгъзасы, “БР әниләре” коммерциягә карамаган оешма җитәкчесе Диана Фәрәхова белдерүенчә, бушлай үткәрелгән һәм теләгән һәр кеше килеп тыңлый алган бу чараның төп максаты – ир-егетләрнең һәм хатын-кызларның бәби тудыруга сәләтен һәм аларның сәламәтлекләрен саклау.

 Республикада “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында зур эшләр алып барыла. Әлеге проект та Башкортстан Республикасы Башлыгы гранты акчасына Башкортстанның Гражданлык җәмгыятенә булышлык күрсәтү фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

   -Безнең бер мәйданга җыелышып сөйләшүләрнең үзенчәлеге шунда,без иң мөһим темаларның берсе –  нәселне дәвам итү мөмкинлекләре турында медицина, психология һәм социаль аспект күзлегеннән чыгып, гап-гади тел белән сөйлибез, боларны белү өчен кайдадыр барырга да, чиратларда торырга да кирәкми- дип чыгышын башлап җибәрде Диана Таһир кызы Фәрәхова.- Мәсәлән, нәрсә ул репродуктив сәламәтлек һәм аны ни өчен сакларга кирәк? Эшне нәрсәдән башларга? Авырга калу һәм бәби тудыруны ничек планлаштырырга? Бүгенге очрашуда без әлеге һәм башка бихисап мәсьәләләрне күтәрәчәкбез.

   Проектны тормышка ашыру кысаларында оештырылган семинарларга даими рәвештә Сәламәтлек саклау, Гаилә, халыкны социаль яклау министрлыклары вәкилләре җәлеп ителә. Бу көнне дә югары категорияле табиб, акушер-гинеколог, икенче санлы республика клиник перинаталь үзәгенең хатын-кызлар консультациясе мөдире, медицина фәннәре кандидаты Резеда Юлбарисова, халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге директоры урынбасары Зөлфия Якупова, дипломлы психолог, сертификациягә ия тренер-коуч Зөлфия Халикова һәм башкаларның чыгышы залга җыелучылар өчен зур әһәмияткә ия булды.

   Диана ханым әйтүенчә, район һәм шәһәрләрдә алар оештырган мондый очрашуларны көтеп алалар һәм халык та күпләп җыела. Килүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җавап, чын ярдәм алала.

   Башта проект “Бала тап” дип аталган һәм абортларны кисәтүгә юнәлдерелгән була, ә соңрак инде ул, мәсьәләнең киңлеген һәм катлаулылыгын исәпкә алып, “Уйлап бала тап” дип үзгәртелә.

   -Бары 2019 елда гына бездә 9 мең аборт теркәлгән булган. Безнең БР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә ныклы эш алып бару нәтиҗәсендә бу күрсәткеч 2021 елда 7 меңгә кадәр төште, 2022 елда да ул сакланырга тиеш,- ди Диана Фәрәхова бу җәһәттән.- Абортларны искәртү буенча чаралар үткәргән вакытта без ир-ат һәм хатын-кызлар арасында авырга калуга әзерлек мәсьәләсендә хәл итәсе сорауларның күплеген ачык аңладык. Мине шунысы аптыратты: күп балалы гаиләләрдә күпчелек очракта балалар планлаштырылмаган көе дөньяга килә. Бу инде хатын-кыз тик авырга калганнан соң гына үз саулыгы турында кайгырта башлый дигән сүз. Ә бит дөньяга кеше тудыру кебек җаваплы эш турында алдан ук кайгырта башларга кирәк!

   Аның әйтүенчә, бала табарга җыенучылар белән генә түгел, ә инде әти-әни булырга өлгергәннәр белән дә күп нәрсәләр турында уртага салып сөйләшү кирәк икән. Чөнки очрашулар барышында еш кына шул ачыклана: күп ата-аналар балаларны ничек тәрбияләү, аларның башына нинди уй-фикерләр, максатлар салырга кирәклеге турында уйланып бармыйлар. Ә бит улыңны яки кызыңны гаилә тормышына, әти-әни булырга әзерләү турында сөйләшүне ул кечкенә чактан ук башлау мөһим. Чөнки инде 13-15 яшькә җиткән бала белән бу хакта фикерләшү соң булырга мөмкин. Дөрес, элек гаилә корырга әзерләү, җенси тәрбия бирү кебек темаларга сөйләшүләр бик юк иде, бүген дә күпләр бу актуаль сорауларны читләп үтәргә тырыша...

Табиб-гинеколог Резеда Юлбарисованың чыгышы тыңлаучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.

   -Бәби тууын планлаштыруны беренче җенси мөнәсәбәткә кергәч тә башларга тәкъдим итәм,- дип башлады ул сүзен. – Әгәр кеше сексуаль тормыш башлый икән, киләчәктә авырга калу белән бәйле проблемалар килеп тумасын өчен, шунда ук контрацепция ысулы турында да уйларга бурычлы. Эш шунда: аборт ясаткан хатын-кызларның яртысында диярлек аналыктан читтәге йөклелек авырга калу күзәтелә һәм нәтиҗәдә алар аналык торбасыннан мәхрүм кала.

   Резеда Юлбарисова шулай ук авырга узуны соңга калдырырга ярамавы хакында да кисәтте. “27-28 яшьтә репродуктив картаю башлана һәм түлсезлек хәвефе артканнан-арта бара”,- диде ул. Сер түгел: яшь барган саен адәм баласы үзенә хроник чирләрне туплый бара, шулай итеп, авырга калу, авырны имин күтәрү һәм сәламәт сабый тудыру мөмкнлекләре дә елдан-ел чикләнә бара.

Белгечләр әйтүенчә, авырга калуны планлаштыруга ике ел кала ук (!) табибларга күренергә һәм аларга бу хакта әйтергә кирәк.

   -Шулай иткәндә, белгечләр организмда булган чирләрне дәвалар, ә хроник  булганнарын,дәвалау терапиясе билгеләп, “йоклау” стадиясенә кертер. КОВИД-19га каршы вакцинация үтәргә онытмагыз, шулай ук яралгыга төрле гариплекләр һәм авыр чирләр белән янаган кызамыкка каршы да прививка эшләтегез, - ди табиб.- Авырлы хатынны саклау максатыннан аның якыннары да коронавируска каршы вакцина эшләтергә бурычлы.

   Әлбәттә, дөрес туклану һәм физик активлык турында да онытырга ярамый. Начар гадәтләрдән котылу һәм йокы режимын җайга салу мөһим. Резеда Юлбарисова әйтүенчә, сәламәт йокы организмда бәби тудыруга сәләтне арттыра. Шулай ук артык гәүдә авырлыгыннан котылу шарт – чөнки бу әнидә дә, бәбидә дә шикәр диабеты белән авыру хәвефен арттыра.

   -Сперматозоидлар һәм күкәй күзәнәкләре өч ай дәвамында өлгерә һәм генетик материал туплый,- дип сүзен дәвам итә табиб-гинеколог.- Ә бу исә авырга калырга өч ай кала ук туачак сабыйның сәламәтлегенә игътибарлырак булырга кирәк дигән сүз! Шул чорда ук табиб билгеләгән кайсыбер препаратларны, мәсәлән, фолий кислотасын (ул йөклелек өчен иң мөһим витаминнарының берсе), тимер, Д витамины, йод һәм Омега-3 кабул итә башларга мөмкин. Мондый кайгыртучан мөнәсәбәт яралгының тәүге 28 көн үсешендә формалашучы нерв трубкасының нормаль үсешен тәэмин итәчәк. Ә 28 көн – ике атна дәвамында күрем булмау дигән сүз. Менә сез авырга калу-калмауны белергә теләп тест ясадыгыз һәм теләгегезгә ирешкәнегезгә шатланып бетә алмыйсыз һәм табибка бардыгыз ди. Ләкин... 28 көн инде үткән дә киткән. Яралгы инде формалашырга өлгергән, хәзер инде берни эшләп булмый. Менә бу табиблар өчен зур күңел әрнүе. Чөнки хәзер инде без тик авырга калу фактын теркәп, сезне вакытында стационарга гына җибәрә алабыз...

   Бүген яшьләр арасында бер-бер артлы бәби тудыру модага кереп китте. Урамда бер бәбиен күтәргән, икенчесен коляскага салып эткән, өченчесе – “өлкәне” – елый-елый арттан ияргән хатын-кызларны еш күрәм һәм бик нык җәллим мин. Үземнең балалар арасы зур булгач, улым сеңлесен карарга бик булышты, шулай булгач, икенчесен үстергәндә күпкә җиңелрәк тоелды. Ә болар? Ел саен бәби табу хатын-кыз организмына ничек тәэсир итә икән? Әлеге сорауга Резеда ханым болай дип җавап бирде:

   -Авырга калу арасында ким дигәндә ике ел вакыт үтәргә тиеш. Бу срок – тәүге бәбиен тапканнан соң әни организмы тернәкләнсен һәм туачак киләсе сабыйны тиешенчә күтәрә алу, аннан нормаль тукландыру өчен гаять мөһим.

Залда утыручылар биргән күп сораулар арасында авырга уңышлы калу өчен җенси якынлык аралыгы нинди булырга тиеш дигәне дә яңгырады.

   -Проблемасыз авырга калу өчен ир затының спермасы сыйфатлы булырга тиеш, чөнки генетик материалның 60 проценты өчен нәкъ ул җавап бирә,- дип җаваплады доктор. -  Ә сперма сыйфатлы булсын өчен җенси якынлык атнасына 3-4 тапкыр булырга тиеш дип исәпләнә. Шул хакта да онытырга ярамый: сперматозоидларның сыйфатын җылылык процедуралары – мунча һәм сауналар бозарга сәләтле.

Акушер-гинекологны шулай ук яшьләрнең бала табуны соңгарак калдырырга тырышуы да тирән борчый икән.

   -Бүген Русиядә 6 миллион хатын-кыз һәм 4 миллион ир-егет бәби тудыру сәләтеннән мәхрүм. Безнең Башкортстанда да 6785 парның әти-әни була алмый тилмерүе аянычлы хәл. Күпчелек очракта моңа авырга калуны еллар дәвамында сузып килү сәбәпче була да инде. Нәтиҗәдә, үз нарасыен сөю кебек иң зур бәхет яшь барган саен ераклаша, яшь олыгая бару хаталарны гафү итми, - дип аңлата моны Резеда ханым.

   Семинар кысаларында күпләр үзләрен күптән борчыган проблемаларга ачыклык кертергә өлгерде. Мәсәлән, “Согаз” мәҗбүри медицина страховкасы оешмасы җитәкчесе урынбасары Гөлнара Саттарова залда җыелучыларга мәҗбүри страховка һәм аларның бу өлкәдәге хокуклары турында сөйләде. “Кызганычка каршы, күпләребез үз хокукларын белми һәм шуның аркасында күп кенә проблемалар белән очраша. Без – барыбыз да кулланучылар. Дәваханә һәм поликлиникаларга барсак – медицина хезмәтеннән файдаланучылар булабыз. Тиешле хезмәтләр пациентларга үз вакытында күрсәтелергә һәм, әлбәттә, сыйфатлы булырга тиеш”,- диде ул.

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү республика үзәге директоры урынбасары Зөлфия Якупова бу көнне республикада яшәүче төрле категория гаиләләр өчен 38 төрле түләүләр барлыгы һәм аларны исәпләү калькуляторы барлыгы хакында сөйләде. Күпләр бит алар хакында хәтта белми дә! Белгеч бу юнәлештәге сораулар буенча кайда-кемнәргә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.

   Менә шундый фәһемле һәм чын ярдәм күрсәтердәй проектлар республикабызда күбрәк булсын иде дигән теләктә кайттым мин бу чарадан.

Игътибар! Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең социаль яки медицина ярдәме күрсәтү юнәлешендәге сорауларыгыз бар икән, тәүлек әйләнәсенә эшләгән 8-800-2000-122, 8-800-347-5000 телефоннары буенча шалтырата аласыз.

Фото: Автор фотосы.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас