

Кичә Уфада Башкортстанның спорт гимнастикасы үзәге ачылды. Тантанада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, Русия спорт министры Олег Матыцин, Русия Олимпия комитеты президенты, дүрт тапкыр олимпия чемпионы Станислав Поздняков, Дәүләт Думасы депутаты, фигуралы шуу буенча өч тапкыр Олимпия уеннары чемпионы, Бөтенрусия мәктәп спорты федерациясе президенты Ирина Роднина, Дәүләт Думасының физкультура һәм спорт комитеты рәисе Дмитрий Свищев, Русиянең спорт көрәше федерациясе президенты, Олимпия чемпионы Михаил Мамиашвили катнашты.
"Барыгызны да чын күңелдән котлыйм! Спортчыларга уңышлы тренировкалар һәм чыгышларда җиңүләр телим. Бу бина танылган гимнастыбыз, Олимпия чемпионы Светлана Хоркина исемен йөртәчәк. Һәм бүген мин бу комплексны Светлана Хоркина исемендәге Башкортостанның Гимнастика үзәге дип атау турындагы боерыкка кул куйдым", - диде Радий Хәбиров.
Спорт үзәге 2019 елда төзелә башланган иде.
Исегезгә төшерәбез, Уфадан җиде яшьлек гимнаст Дарья Крутько 2018 елның 10 октябрендә «Россия – спортивная держава» спорт форумында ил Президенты Владимир Путин белән аралашу вакытында дәүләт башлыгыннан спорт залы өчен сикерергә чокыр сорады. Президент хыялын тормышка ашырырга вәгъдә бирде, һәм нәтиҗәдә, яңа спорт объекты төзү турында карар кабул ителгән.
Бинаның мәйданы 8,5 мең квадрат метрдан артык. Үзәкнең 30 кешегә исәпләнгән дүрт катлы кунакханәсе дә бар. Һәр катта спортчылар өчен ике урынлы ике һәм өч урынлы ике бүлмә бар, алар ярышлар вакытында куна калачак. Аралашу вакытында тренерлар спорт министрына һәм республика башлыгына спорт гимнастикасы белән шөгыльләнү өчен искиткеч, заманча үзәк өчен рәхмәт белдерделәр.
План буенча, биредә нәфис гимнастика һәм батут спорты секцияләре булачак. Үзәктә барлыгы 700 дән артык спортчы шөгыльләнәчәк. Бүгенге көндә республикада спорт гимнастикасында 568 спортчы, 27 тренер исәпләнә. Спорт үзәге башкаланың Аврора урамында урнашкан.
Фехтование үзәге республика халкына һәм спортчыларга Уфаның 450 еллыгына менә дигән бүләк булачак.Ул 2024 елда үтеләчәк. Үзәк ил Президенты Владимир Путинның май указы белән барлыкка килгән "Демография" милли проекты кысаларында төзелгән.