

Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт драма театрының автопаркы өр-яңа микроавтобус белән тулыланды.
Яңа һәм уңайлы автобус 8 урынга исәпләнгән, аны зур булмаган гастроль бригадалары өчен файдаланырга исәплиләр. 4,5 миллион сум торган яңа транспорт Бердәм Русия” партиясенең “Кечкенә шәһәрләр театрлары” – “Кече туган як мәдәнияте” федераль проекты кысаларында сатып алынган.
“Әлеге проект кысаларында без ел саен театр өчен яңа транспорт алырга тырышабыз. Безнең театр бригадалары еш кына берьюлы берничә районга гастрольгә китә, шуңа безне хәтта “тәгәрмәч өстендәге театр” дип тә атыйлар,- ди бу уңайдан театр директоры Илнур Әбдрәшитов.- Шуңа да без бу проектка, БР Мәдәният министрлыгына бик тә рәхмәтлебез”.
Фото: Башинформ.