

“Китапханә – кешелек җанының бар байлыклары тупланган мөкаддәс урын ул”, дигән билгеле философ Готфрид Вильгельм Лейбниц. “Китапханәгә юл – йөрәккә, җанга, изгелеккә юл ул. ...Һәм ул юл һәркемгә дә ачык”, дигән язучы А.И. Герцен. Бөекләр белән ничек килешмисең!
Кечкенә чагымнан алып һәрчак үзенә тартып-ымсындырып торган, тынычлык һәм җан азыгы бирүче изге бер урын итеп кабул итәм мин китапханә залларын. Без укыган елларда Калмашбаш урта мәктәбе китапханәсендә озак еллар Бәйнә апа Зарипова хезмәт салды. Апабызның акыллы карашын, сабыр елмаюын, кемгә нинди китап укырга киңәшләр бирү сәләтен искә төшереп бүген дә сокланам. “Гөлара, менә бу китапны караштыр әле, ошатсаң, өеңә укырга алырсың”, яки: “монысы синең өчен иртәрәктер, икенче елга укырсың, әлегә бу китапны тәкъдим итәм: яхшылык белән яманлык көрәше турында ул”,- Бәйнә апаның бу сүзләре бүген дә колакта яңгырый.
Ә авылыбыз мәдәният йортының икенче катында урнашкан китаплар патшалыгы хуҗабикәсе Фәйрүзә апа Әхмәтованың үз эшенә бирелгәнлеге! Китап уку өчен генә түгел, ә сылу һәм зифа, матур әңгәмәләр кора белгән Фәйрүзә апа белән аралашу өчен дә тартыла идек без китапханәгә. Искиткеч зур һәм серле тоелган стеллажларга тезелгән акыллы һәм кызыклы китапларның барсының да эчтәлеген яттан белә һәм теләсә кайсысы турында сөйләп бирә ала иде ул. Бүген инде Бәйнә һәм Фәйрүзә апаларыбыз хаклы ялда, китапларны да хәзер алар үзләре һәм оныклары өчен генә укыйдыр. Ә үз вакытында матур әдәбиятны яратырга, аннан аң-белем һәм гыйбрәт алырга, укыган әсәрләргә кечкенә булса да анализ бирергә өйрәтүләре өчен мин аларга бүген дә рәхмәтлемен. “Китап укырга яраткан кеше начар була алмый”,- дип кабатлый иде алар еш кына һәм тормыш бүген дә аларның хаклы булуын дәлилли.
Тормыш мәшәкатьләре алдатадыр, дистә еллар буена авылым китапханәсенә кергәнем булмаган икән. Ниһаять, бәйрәм алдыннан мин шунда юлландым. Нинди бәйрәм дисезме? Бөтендөнья китапханәчеләр көне алдыннан, дусларым! Әйе, бу көн календарьдә кызыл төс белән билгеләнмәгән, ял көне дә түгел, ләкин ул миллионлаган кешеләр өчен кадерле көннәрнең берсе. Чөнки китапханә хезмәткәрләре генә түгел, ә барлык китап сөючеләр һәм яхшы китапларның кыйммәтен-әһәмиятен аңлый белүчеләр дә рәхәтләнеп бәйрәм итә бу көнне.
Нинди куаныч: китапханә бүген дә якты һәм нурлы, үзенә тартып тора икән. Ә иркен залга аяк басу белән мине өстәлдә “Өмет” гәзите подшивкасы каршы алды!
-Менә шулай кул астында гына тотабыз, чөнки безгә көн саен дистәләп кеше “Өмет” гәзитен уку өчен киләләр, - дип елмаеп каршылады мине китапханәче Гүзәлия ханым Латыйпова.- Бүген бит гәзит-журналларга язылу хаклары арзан түгел, шуңа кемнәрдер яңа санны безгә килеп укуны хуп күрә. Хәер, акчада гына да сәбәп түгелдер әле: гәзитне бергәләшеп уку, аннан гөрләшеп фикер алышулар укучылар өчен күрешү һәм бер-берсе белән аралашу өчен менә дигән форсат та!
Гүзәлия Фәнәвил кызы Латыйпова китапханәне өч ел дәвамында җитәкли. Һәр эшкә җаваплы караган, булдыклы кеше икәнен сынап чакыралар аны бу җаваплы эшкә һәм ялгышмыйлар да! Үзе өчен яңа һөнәрне бирелеп өйрәнә һәм яратып эшләп тә китә Гүзәлия ханым.
-Педагогик белемем булгач, балалар һәм өлкәннәр белән эшләү тәҗрибәм бар иде, ләкин китапханәнең аерым бер дөнья икәнлеген биредә эшли башлагач кына төшендем,- ди ул елмаеп.- Эшне кабул итеп алган вакытта фондта 15 меңнән артык китап саклануын белеп шаккаттым. Моннан тыш, китапханәченең тавык та чүпләп бетерә алмас бихисап мәшәкатьләре бар икән. Бер атна дәвам иткән инвентаризация вакытында документларны ныклап өйрәнергә кирәклеген дә төшендем. Шөкер, район үзәк китапханәсендә эшләүче хезмәттәшләрем – методист кызлар Ильмира һәм Гүзәл һәрчак ярдәм итәргә әзерләр: алар таләпчән, ләкин хатаң булса күрсәтеп-төзәтергә өйрәтәләр.
Гүзәлия ханым эш башлаган мәлдә мәдәният йорты гел халык белән тулы, ә китапханә карамагындагы балалар өчен “Светлячок” һәм өлкәннәр өчен “Каләмдәшләр” әдәби түгәрәкләренең гөрләп эшләгән чагы була. Авылның сәләтле каләм осталары да ул чорда атна саен диярлек җыелышып, үзләренең иҗат җимешләре белән бүлешә, мәдәният йорты хезмәткәрләре оештырган чараларда чыгышлар ясый. Һәм менә шулай матур гына эшләп, китапханә укучылары белән үзара матур бәйләнешләр булдырып бетүгә генә... КОВИД-19 пандемиясе күп эшләргә аяк чала да куя.
-Хәвефле чир шактый чикләүләр кертте, әлбәттә,- дип сүзне дәвам итә Гүзәлия Фәнәвил кызы.- Ләкин туктап калырга хакыбыз юк иде. Без онлайн форматта булса да түгәрәкләр эшчәнлеген җанландырып җибәрдек, укылган китаплар эчтәлекләре буенча фикер алышулар үткәрә башладык, гәзитләрдә районыбыз-авылыбыз турында басмалар чыкса, шулар белән социаль челтәрләрдә бүлешә, моннан тыш, мастер-класслар оештыра башладык. Ул чорда бит халык күбрәк өйдә утырырга мәҗбүр булды, шуңа онлайн аралашулар бик тә мөһим иде. Хәер, тере очрашулар да булып торды, ләкин анда 6-10 кешедән артык җыелырга ярамый иде. Бүген, шөкер, чикләүләр кимеде. Менә шул ике елга диярлек сузылган чикләүләр чорында барыбыз да якыннан аралашуның кыйммәтен яхшы аңладык. Бүген ничек тә укучыларыбыз белән ешрак очрашырга, чараларны да күзгә-күз карашып үткәрергә тырышабыз.
Балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары белән дә күп чаралар үтә икән китапханәдә. Укылган китаплар буенча фикер алышулар, әсәрләрдән өзекләрне сәхнәләштерү, бәйрәмнәргә открыткалар эшләү буенча мастер-класслар үткәрү – болар барсы да даими үткәрелүче чаралар исемлегенә кертелгән.
-“Интернет заманында китап нигә кирәк ул?”,- дигән кешеләр дә бар. Аларга ни әйтер идегез,- дигән сорау бирәм мин Гүзәл ханыма.
-“Китап укыган кешенең күңеле бай була”, “Китап укыган бала – тәрбияле бала”,- дип халкыбыз белми әйтмәгән бит. Бүген барыбыз да Интернетның мәгълүматны артык күп, ләкин өстән-өстән генә бирүен аңлыйбыз. Шул ук вакытта әдәби китап һәм басма гәзит-журналлар укуның балада фикерләү сәләтен үстерүен, аның рухи яктан үсешкән һәм тәрбияле кеше булып җитешүенә булышлык итүен яхшы беләбез. Адәм баласы бервакытта да укудан, үзен һәр яклап үстерүдән туктарга тиеш түгел дип уйлыйм. Китап укыган кеше матур итеп аралаша, үз фикерен кирәгенчә җиткерә белә. Ә укымаган кешедә бу сәләтләр аксый. Урамда сүз көрәштереп йөргән яки телефон-компьютердан аерыла алмаган кешедә югары интеллект барлыкка килми, монысына минем акылым камил. Мәсәлән, китапханәгә йөрүче балалар белән без һәрвакыт күп мәгълүмат бирә торган чаралар үткәрәбез. Күптән түгел су көненә багышланган масштаблы чара үткәрдек: анда күтәрелгән экология темасын балалар аеруча үз итә. 26 марттан 3 апрельгә кадәр “Балалар-үсмерләр китабы атналыгы” чарасы гөрләп үтте, анда актив катнаштык. Безнең туган илгә мәхәббәт, танылган якташлар белән горурлану хисе белән сугарылган кичәләрдә, нәфис әдәбиятны, татар әдәбиятын пропагандалау кебек чараларда балалар белән бергә өлкәннәр дә теләп катнаша. Көн саен диярлек фәһемле эшләр башкару белән яшибез, әгәр буш вакыт калса, болай күңелле яши алмас идек, дип уйлыйм. Учакта ялкын янып торса гына, җылы тарала. Китапханә эше дә шулай. Безнең халык элек-электән укырга, аннан фикер алышырга ярата, шуңа алар белән эшләве дә рәхәт!
Әйткәндәй, Калмашбаш авыл китапханәсе фонды даими тулылануын дәвам итә. Бу эштә битараф булмаган якташлар да ярдәмгә килә. Мәсәлән, ел саен 14 февральдә билгеләнгән “Китап бүләк ит” акциясе кысаларында быел эшкуар Рагыйть Сөләйманов балаларга 10 мең сумлык китаплар бүләк иткән. “Иң зур бүләк – китап” дигән сүзләр бүген дә актуаль булып кала, киләчәктә дә шундый иганәчеләр саны арта барсын иде.
Гөлара Арсланова.