Милли проектлар
2 Июня 2022, 04:26

Башкала гүзәлләнә

Инорс бистәсендәге Мушников урамы һәм Җылы күл янында территория төзекләндерелә.  

Башкала гүзәлләнәБашкала гүзәлләнә
Башкала гүзәлләнә

Проект буенча күл ярын һәм скверны тоташтырачак җәяүлеләр өчен яктыртылган юллар төзеләчәк, балалар һәм үсмерләрнең актив ялы өчен дә шартлар тудырылачак. Скейт-парк, футбол кыры һәм амфитеатр төзеләчәк.

Монда түләүсез пляж да булачак. Скверда, шулай ук, таганнар белән мәйдан, ял итү һәм өстәл уеннары зонасы, универсаль павильон, батутлар белән уен зонасы каралган.

Проектка 192 млн сумга якын акча бүленгән. Территория «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы һәм Русия Президенты Владимир Путин указы убенча тормышка ашырылучы «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча төзекләндерелә.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас