Милли проектлар
31 Май 2022, 04:03

Уфа - Бөре - Яңавыл юллары төзекләндерелә

Бу юл 50 ел элек салынган һәм аны яхшы хәлдә тоту бик мөһим.

Уфа - Бөре - Яңавыл юллары төзекләндереләУфа - Бөре - Яңавыл юллары төзекләндерелә
Уфа - Бөре - Яңавыл юллары төзекләндерелә

Уфа - Бөре - Яңавыл юлын ремонтлау өчен 42,7 млн сум акча бүленгән "Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында бу трассада 2,65 км озынлыктагы ике участок төзекләндерелгән.

Хәзерге вакытта SP-16 асфальтобетонының өске катламын җәю эшләре төгәлләнеп килә. Аннан соң юл кырыйлары ясалачак һәм юл тамгалары төшереләчәк.

"Уфа-Бөре-Яңавыл юлы 50 ел элек салынган һәм аны яхшы хәлдә тоту бик мөһим. Илкүләм проект ярдәмендә без бу юнәлешне эзлекле рәвештә ремонтлыйбыз", - диде БР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Виктор Җульков.

2022 елда Башкортстанда ил президенты Владимир Путинның "Хәвефсез һәм имин юллар" илкүләм проект кысаларында быел 210 км дан артык озынлыкта 102 участок ремонтлана. Бу максатларга 8 млрд. сумнан артык акча юнәлдереләчәк, шул исәптән 3,9 млрд.сум - федераль бюджеттан.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас