

"Мәгариф" милли проекты: Уфа машина төзелеше көллияте укытучылары «Профессионалитет» федераль программасы кысаларында квалификация күтәрү курслары уздылар.
Колледж укытучылары Анапа шәһәрендә «Смена» Бөтенрусия балалар үзәгендә мәгариф оешмаларында тәрбия эшен оештыру» темасына квалификация күтерү курслары кысаларында укулар үтте. Бу көллиятнең «Профессионалитет» федераль проектында һәм Русия Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган "Мәгариф" илкүләм проектында ярдәмендә мөмкин булды.
- Безнең республика өчен урта һөнәри белем бирү оешмаларының федераль программаларда катнашуы зур әһәмияткә ия, бигрәк тә Башкортстанда һөнәри белем бирүне модернизацияләү елы игълан ителгән вакытта, - дип билгеләп үтә БР мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин. - Алда әле бу юнәлештә эшләр күп. Барлык алган белемнәрен практикада кулланырга кирәк әле. Безнең максат - әлеге юнәлешне тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү, яшь буын үз - үзләрен күрсәтү һәм кирәкле һөнәрләр алу өчен тәкъдим ителгән мөмкинлекләрне күрсеннәр, - дип йомгак ясады җитәкче.