Милли проектлар
30 Май 2022, 21:23

Белем бирү - табышлы бизнес

Дүртөйле районы хакимиятендә чираттагы тапкыр «Эшкуарлык сәгате» үткәрелде.

Ул ил башлыгы Владимир Путинның май указы белән расланган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм" милли проекты кысаларында уза.

Репетиторлык - мәгариф өлкәсендә белем биреп, яхшы табыш алу өчен бик уңайлы. Имтиханнарны уңышлы тапшыру яки бала яхшы билгеләргә укысын өчен ата-аналар репетиторлар яллый. Мәктәптә уку белән параллель рәвештә, сайлап алынган предметларны тирәнтен өйрәнү өчен кирәк. Бу соңгы берничә елда аеруча популяр һәм перспективалы табыш чыганагына әверелде.

Безнең «Эшкуарлык сәгате»ндә катнашучыга да шундый хезмәтләр күрсәтү идеясе әнә шулай килгән.

Район территориясендә үз эшен ачарга теләүче барлык эшмәкәрләрне "Эшкуарлык сәгате»ндә катнашырга чакырабыз.

Белем бирү - табышлы бизнес
Белем бирү - табышлы бизнес
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас