

Бу шәһәрдә матурлык буенча ярышып яшиләр.
Елдагыча чәчәкләр конкурсы игълан ителде биредә. Республиканың иң матур шәһәрләренең берсе булган бу кала үзенчәлекле архитектурасы белән генә түгел, ә матур гадәтләре белән дә аерылып тора. Ел саен уздырылучы: “Октябрьский – чәчәкләр шәһәре” конкурсы быел да игълан ителде.
Матурлык тудыру бәйгесендә катнашучылар саны чикләнмәгән, күпме кеше никадәр зуррак мәйданнарда гөл-чәчәкләр үстерә ала, шулкадәр яхшырак. Гүзәллек тудыру бәйгесендә оешмалар, предприятеләр, шәхси эшкуарлар һәм Октябрьский шәһәрендә яшәүче гади кешеләр катнаша ала.
Матурлык тудыру бәйгесе В.В.Путинның май указлары нигезендә кабул ителгән “Уңайлы шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты юнәлешен үз эченә ала.
Фото: Октябрьский шәһәре хакимияте.