Милли проектлар
30 Май 2022, 05:56

Чирләрне “Протон” ачыклый

Аскын  үзәк хастаханәсенә пациентка рентген йөкләнеше зур булмаган  «КРД - «Протон» рентген диагностик комплексы урнаштырылган.  

Чирләрне “Протон” ачыклыйЧирләрне “Протон” ачыклый
Чирләрне “Протон” ачыклый

Аскын  үзәк район хастаханәсенә «КРД - «Протон» рентген диагностик комплексы файдалануга тапшырылган. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Башлангыч звеноны модернизацияләү» программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә  кайтарылган.

Яңа җиһазларның бәясе унөч миллион сумга якын.

Комплекста югары ешлыклы югары вольтлы генератор кулланыла, ул ике рентген торбалары белән идарә итүне тәэмин итә һәм рентгеноскопия режимы белән тәэмин итә.

Күкрәк читлеге органнарының, корсак куышлыгы һәм кешенең сөяк-буын системасы рентгенографиясен үтәү өчен билгеләнгән.

- Яңа аппарат авыруларны диагностикалау мөмкинлекләрен шактый киңәйтә. Ул, алдагы буын аппараатлары белән чагыштырганда,      якынча 50 процентка зуррак супәтләр алу мөмкинлеге бирә. Шулай  бу аппаратның  пациентка рентген йөкләнеше  зур тиүгел, - дип белдергән  баш табиб Вадим Галәветдинов.

Тикшеренү барышында югары сыйфатлы график сурәт шунда ук табиб-рентгенолог компьютерына керә. Кирәк булганда, аны шунда ук пленкада яки кәгазьдә бастырып чыгарырга яки  электрон чыганакларда сакларга мөмкин.

Хастаханә җитәкчелеге бәяләвенчә, «КРД – «Протон» рентгенодиагностика комплексы тикшерелгән авырулар санын сизелерлек арттырырга, диагностика сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Чыганак:baltachtan.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас