Милли проектлар
27 Май 2022, 05:00

Урманнарны яшәртү эшләре тукталмый

Башкортстан урман питомникларында чыршы, нарат, карагай, каен, юкә һ.б агач орлыкларын чәчү эшләре дәвам итә. Әлеге вакытка эшләр 17 гектар мәйданда башкарылган.

Урманнарны яшәртү эшләре тукталмыйУрманнарны яшәртү эшләре тукталмый
Урманнарны яшәртү эшләре тукталмый

Урман хуҗалыгы белгечләре әйтүенчә, сыйфатлы яшь үсентеләр үстерү гади эш түгел. Ул - урман хуҗалыгында зур игътибар һәм тырышлык таләп иткән эшләрнең берсе. Чәчелгән үсентеләрне даими карап, тиешенчә тәрбияләргә кирәк. Чүп басып китмәсен, туфраклары гел дымлы булсын.
Башкортстан урманчылары утырту материалларын республика урманлы районнарының географик һәм климат шартларына яраклаштырып үстерә. Шуңа да алар яхшы тамыр алып, ныгынып китәләр. Мәсәлән, Урал арты районнарында ылыслылардан нигездә - нарат, төньяк районнар туфрагында исә чыршылар мәһабәт булып үсә.
Яшь урман утырту буенча агротехник чаралар үткәрү өчен учреждениеләр "Экология" милли проектының "Урманнарны саклау" федераль программасы булышлыгында махсус техника һәм корылмалар белән баетылган.
Хәбәр итүебезчә, быел республика урман хуҗалыклары 3,2 тонна агач орлыгы әзерләгән. Бу үткән елга караганда бер тоннага күбрәк.

 

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас