+21 °С
Болытлы


Бөрҗән райоынның мәдәният йортына яңа “Газель” автобусы кайтарылган.
Бу – мәдәният хезмәткәрләре өчен куанычлы вакыйга. Чөнки аларның ярты гомере диярлек юлларда үтә: алар район авылларына концертлар белән чыга, республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашып тора. Шуңа яңа автобусны алар шатланып каршы алды.
17 урынга исәпләнгән “Газель” ил җитәкчесе Влдаимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Мәдәният” милли проекты һәм “Бердәм Русия” партиясенең “Кече ватан мәдәнияте” проекты кысаларында кайтарылган.