

Өлкәнәйгән көндә язмышларның ничек үзгәреп китәчәген берәү дә белми. Ни кызганыч, касыйберләр картаеп барганда ялгызы да торып калырга мөмкин. Ул чакта инде картлар йорты сыеныр урынга әйләнергә ихтимал. Анда, ни дисәң дә, җылы аш, чистә урын-җир, хәстәрләүче кешеләр бар.
25 майда Гафури районының Татар Саскүле авылында да өлкәннәр һәм инвалидлар өчен пансионат ачылды. “Изге йорт” элекке мәктәп бинасында урнашкан. Ул 32 урынга исәпләнгән. Аларның 17есе – бюджет урыннары (законнарга ярашлы, мохтаҗ дип танылган кешеләргә бүленә), ә 15е түләүле яки коммерция урыннары.
“Башкортстан – дәүләт һәм шәхси партнерлык ярдәмендә өлкәннәр өчен йортлар булдыруны гамәлгә ашыручы беренче төбәк. Бу – дәүләтнеке булмаган стационар хезмәтләндерүче дүртенче пансионат”, – диде хөкүмәт премьер-министры урынбасары – финанслар министры Лира Игътисамова.
Әлеге пансионатта бюджет урыннары республика исәбеннән финанслана һәм ул ел саен 2,9 миллион сумга төшәчәк.
Шәхси партнерлык өлешенә килгәндә, концессионер бу эшкә 7,5 миллионнан күбрәк сум күләмендә инвестиция салган һәм килешүләргә ярашлы, бинаны төзекләндереп, корылмалар белән җиһазландырган. Ә концессия килешүе 25 елга төзелгән.
“Мондый проектлар югары хезмәтләндерү алырга теләүче кешеләрнең проблемаларын хәл итә, – ди гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. – Икенче яктан, яңа эш урыннары барлыкка килү сөенечле. Пансионат эшли генә башлап тора һәм әлегә анда 13 кеше өчен эш урыны бар”.
Әйткәндәй, өлкәннәргә хәстәрлек күрсәтү ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән "Демография" милли проектының бер юнәлеше булып тора.