Милли проектлар
26 Май 2022, 05:33

Эшкуарларга ярдәм булырмы?

Бүгенге киеренке чорда бизнеска авырга төшә.

https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Бүгенге киеренке чорда республика эшкуарларына нинди ярдәм чаралары булыр? Бу хакта “Башкортстанда эшкуарлык атнасы” кысаларында сөйләделәр. Бу чара, гадәт буенча, Русия эшкуарлары көненә багышлана. Ул ел саен 26 майда үткәрелә.

“ІТ-эшкуарларга дәүләт ярдәме чаралары ипотека кредитының ташламалы шартлары, оешмаларны тикшерүләрдән азат итү, армиядән кичектерү, салым йөкләмәләрен киметү рәвешендә бирелә, – дип бәян итте Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Рәсүл Таипов. – Грант ярдәме кысаларында уңайлы шартлар тудырыла. Мәсәлән, предприятие ягыннан финанслауны 20 процентка кадәр киметү, грантлар суммасын 500 миллион сумга кадәр арттыру буенча чаралар бүлеп бирергә мөмкин. Аеруча зур карарлар буенча сумма 6 миллиард сумга кадәр җитәргә мөмкин”.

Әйткәндәй, “Башкортстанда эшкуарлык атнасы” ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты кысаларында оештырыла. Быел сөйләшүләрнең күбесе санкцияләргә каршы дәүләт ярдәме чараларына багышланды.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас