Милли проектлар
25 Май 2022, 04:06

Яңа аппарат кайткан

Пациентлар сөенеченә. 

Кушнаренко үзәк район дәваханәсенә  яңа медицина корылмасы кайткан. Беренчел звеноны модернизацияләү программасын ашыру кысаларында дәваханә  цифрлы маммографлы булган.

Бу заманча аппарат ярдәмендә медиклар югары сыйфатлы рентген снимоклар ясый алачак. Корылма  төрле шешләрне дә ачыклый ала, аппаратта төгәл диагностика да үтәргә мөмкин. Цифрлы маммография күкрәк бизләре турында максималь күп мәгълүмат  бирә, шул ук вакытта аппаратның нурланыш нагрузкасы югары түгел.

Исегезгә төшерәбез, беренчел звеноны модернизацияләү программасы Владимир Путин булдырган “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. 

Чыганак: bash.news

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас