+21 °С
Болытлы


Русия Президенты Владимир Путин Федераль судлар судьяларын билгеләү турындагы указга кул куйды. Шул документ нигезендә, Башкортстан Республикасы Арбитраж суды рәисе итеп алты елга Николай Архиереев билгеләнде.
Моннан тыш, Русия Президенты Указы буенча Башкортстанның дәүләкән район суды рәисе итеп Светлана Вяткина билгеләнде. Уфаның Калинин район суды рәисе урынбасары итеп Марсель Ишкубатов тәгаенләнде.
Башкортстанның Югары суды судьялары итеп Марат Галләмов, Лилия Кәлимуллина һәм Ирек Сәлимов билгеләнде.