Милли проектлар
23 Май 2022, 07:14

Чыгымнары өлешләтә каплатылачак

Башкортстан хөкүмәте чимал булмаган товар җитештерүчеләргә төбәк бюджетыннан субсидияләр бирү тәртибен раслады.

Чыгымнары өлешләтә каплатылачакЧыгымнары өлешләтә каплатылачак
Чыгымнары өлешләтә каплатылачак

Ул республика территориясендә җитештерелгән чимал булмаган товарларны экспортка озатуга бәйле чыгымнарны каплатуга тәгаенләнә.

         Экспортерларга субсидияләр бирү тәртибе Русия президенты Владимир Путин кушуы буенча тормышка ашырылучы “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты кысаларында әзерләнгән.

         Документка ярашлы, чыгымнарны өлешләтә каплатуга субсидия күләме бер гариза бирүчегә 2 миллион сумнан артмый.

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас