Милли проектлар
22 Май 2022, 05:21

Ике куян койрыгын тоталар анда

Югары Кыйгы авылында Яшьләр аллеясе төзекләндерелде. Хәзер анда  сәүдә нокталары да урнашкан.

Ике куян койрыгын тоталар андаИке куян койрыгын тоталар анда
Ике куян койрыгын тоталар анда

“Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты һәм “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” программасы кысаларында Кыйгы районы Югары Кыйгы авылында Яшьләр аллеясе төзекләндерелде.Аллеядә сәүдә нокталары да урнашкан. Аларның һәркайсы район эшкуарларына ташламалы аренда түләве буенча бирелде.
Беренче нокта “Алагуз” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына арендага бирелгән. Сәүдә павильонында 10 төрдән артык колбаса һәм ысланган ит ризыклары, шулай ук йорт кошларын сатып алырга була.
Икенче сәүдә ноктасы - санлы, компьютер техникасын һәм кәрәзле телефоннарны ремонтлау буенча хезмәтләр күрсәтү өчен шәхси эшкуар Динар Шәрәфетдиновныкы.
Өченче сәүдә ноктасын шәхси эшкуар Шамил Назыйров арендалый. Анда фаст-фуд һәм җылы эчемлекләр саталар.
Дүртенче сәүдә ноктасында тәмле десертлар тәкъдим итәләр. Татлы ризык яратучылар битараф калмаячак.
Бишенче сәүдә ноктасын район мәдәният бүлеге арендага алган. Анда Кыйгы районы һөнәрчеләренең декоратив-гамәли сәнгать товарлары сатыла. Биредә картиналар, чигү, сувенир продукцияләре һәм балчыктан ясалган сыннар алырга мөмкин.
Алтынчы ноктаны копицентр хезмәтләре күрсәтү өчен Эмиль Назыйров арендалый.

Яшьләр аллеясен халык ярата, чөнки Кыйгы районы эшкуарлары өчен дә, үз эшеңне ачу һәм үстерү өчен дә биредә барлык шартлар да тудырылган.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас