Милли проектлар
22 Май 2022, 04:43

Дүртөйлеләр умарта арттыра

Бизнес буларак бу шөгыль файдалы. 

Дүртөйлеләр умарта арттыраДүртөйлеләр умарта арттыра
Дүртөйлеләр умарта арттыра

Русия Президенты Владимир Путин “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына булышлык итү” милли проекты кысаларында Дүртөйледә чираттагы “Эшкуарлык сәгате” узды. Биредә яшәүче умартачының проекты тикшерелде анда.
Ул Авыл хуҗалыгы министрлыгы линиясе буенча 3 миллион сум күләмендә матди ярдәм сорый. Мондый мөмкинлекне “Башкортстан республикасында авыл хуҗалыгы үсеше һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чималы һәм азык-төлек базарын җайга салу” программасы бирә.
Бизнес буларак бу шөгыль файдалы булырга мөмкин. Дөрес, эшне оештыру өчен аны яхшы белергә, бал кортлары үрчетү нечкәлекләрен аңларга, умартачылык эшен төгәл оештырырга һәм балны сатуны җайларга кирәк. Балдан тыш, эшкуарлар прополис, воск һәм башка продукция сата. Һәр кешенең аларның файдасы турында ишеткәне бардыр. Шуңа күрә умартачылык бизнес буларак бик керемле эш санала.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас