

Уңышлы булсын!
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге үз битләрендә Яңавылның “Победа” заводында кальята сыры әзерли башлау турында белдерде. Кальятадан арытаба моцарелла, сулугуни һәм башка сыр төрләре ясала.
Радий Фәрит улы белдерүенчә, республикада аңа охшашлар әлегә юк.
«Көненә 30 тонна майсыз сөт эшкәртү күзалллана. Башта тәүлегенә 1,5 тонна сәнәгать сыры әзерләнәчәк. Эшләр яхшы гына китсә, проектны инвестицияләү артачак», — дип язды Радий Хәбиров.
Шулай ук сырны әзерләү өчен үзебездә ясалган корылмалар сатып алыначагы турында белдерде республика Башлыгы.
«Сыр Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Смоленскийга һәм Русиянең башка шәһәрләренә озатылачак. Сорату бар, килешүләр төзелгән», — диде җитәкче.
Бу юнәлеш тә уңышлы эшләп китсә, “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында үсеш юллары ачылыр, дип ышанасы килә.
Фото: news.myseldon.com