

Җәйге ял урыннарын хәстәрлиләр.
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре: коткаручылар – водолазлар 23 комлыкның, сулыклар һәм алар тирәли ял итү урыннарын тикшерде. “Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барылган бу җитди эш безнең гомерләрне саклауга юнәлтелгән.
Барлык шушы мәйдан 3 мең кв. метрдан зуррак. Хезмәткәрләр җәйге су коену урыннарын аеруча игьтибар белән тикшерә.
Ниләр генә чыкмый су төбеннән: пыяла шешәләр, арматура кисәкләре, автомобиль шиналары... Анда гына бетсә икән?..
“Су төбе тикшерелмәгән урыннарда коену хәвефле. Шул сәбәпле, коену мизгеле ачылуга рәсми рөхсәт булмый торып, су коену тыела. Бигрәк тә теләсә кайда коену куркыныч”, — дип язды социаль челтәрләрдә бу ведомство җитәкчесе Фәрит Гомәров.
Җитәкче Башкортстанда өстәмә 27 – махсус җайланмалы коену урыны ачылачак дип белдерде.
Республика буенча,137 рәсми шундый җәйге ял урыны эшләячәк.
Кадерле өлкәннәр, су буенда ял иткәндә балаларга карата игътибарлы булыгыз.
Фото: blvesti.ru