Милли проектлар
20 Май 2022, 05:10

Чәчләргә көмеш ятса да...

Өлкән буын яшьләрдән калышмый!

Чәчләргә көмеш ятса да...Чәчләргә көмеш ятса да...
Чәчләргә көмеш ятса да...

Өлкән буын яшьләрдән калышмый!

 

Чакмагышта яшәүче өлкән яшьтәге апа-абыйлар сәламәтлекләрен кайгыртып тора.

Сәламәт тормыш алып бару, өлкәннәрнең активлыгы турында районның Инвалидлар җәмгыяте рәисе Гүзәл Гыйльванова сөйли.

“Сәламәтлек – ул матурлык, яхшы кәеф, зирәк акыл, дигән сүз. Сәламәтлек – иң зур байлык! Шул девиз астында, “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында (В.В.Путинның май указлары нигезендә кабул ителде), безнең районда төрле чаралар үтә.

“Очрашу” ветераннар клубында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ярдәме белән уен программасы узды.  «Сәламәт тәндә – сәламәт рух!” дигән чара төрле спорт уеннарын үз эченә алган иде.

Физкультминутка белән башланды ул.Туплар, кеглялар,  обручлар белән төрле хәрәкәтләр ясады өлкәннәр.Үзләренә дә бик ошады мондый күнегүләр, өлкән буын вәкилләре менә дигән итеп эшли ул күнекмәләрне. Үзләрендә тагын да җиңү, үзеңне-үзең җиңү дәрте артты. Яшьләргә үрнәк булырга кирәк дигә максатлары ныгыды.Очрашу бик файдалы булды», – диде Гүзәл Фәрит кызы.

Чәчләргә көмеш ятса да...
Чәчләргә көмеш ятса да...
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас